ТР юстиция министры карамагындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 29 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры карамагындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.

ТР юстиция министры карамагындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында түбәндәгеләр каралды: 2016 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турында; 2016 елда “ 2015-2020 елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы үтәлешен тикшереп тору максатында күчмә тикшерүләр уздыру; 2016 елда Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторингы комитеты тарафыннан уздырылган коррупциягә каршы мониторинг;  2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыру турында бирелгән мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләренә күзәтү.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, Комиссия рәисе урынбасары Р.И.Заһидуллин, мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре А.А.Мухачев катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International