Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә,  хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе карары белән 12 дәүләт граждан хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 дәүләт хезмәткәре өстәмә профессиональ белемне уңышлы алган очракта үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфасына туры килми дип табылдылар.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты- КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International