2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин катнашында Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында социологик сораштыруларны, муниципаль норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы, районда коррупциягә каршы комиссия эшен оештыру һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендәге башка мәсьәләләр каралды.
Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча район советы аппараты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы В.Г.Ярославлев, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе О.П.Локтева, оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Ч.Р.Гатауллина белән фикер алышынды.