Видеоконференцэлемтә режимындагы семинар-киңәшмә

2017 елның 7 апреле, җомга

2017 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы  юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан  Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары  хезмәткәрләре белән видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләре башлыклары - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин итү вазыйфаларында булучы затлар А.Г.Сафин, А.В.Воробьёв, Т.Ю.Латыева, әйдәп баручы белгечләр И.Ф.Вафин һәм Д.А.Пилин катнаштылар. Чыгышлар барышында алар эшчәнлекнең үзләре карамагында булган өлкәләренә кагылышлы проблемаларга тукталдылар.

Киңәшмәдә суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге башлыгы Ф.К.Нуриева тарафыннан Электрон документлар әйләнешенең бердәй ведомствоара системасында эшләү буенча аңлату эшләре уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International