Башкортстан Республикасы делегациясе визиты

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2017 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетының юстиция эшләре буенча рәисе В.И.Спеле рәислегендәге Башкортстан Республикасы делегациясе вәкилләре килде. Делегация составында Башкортстан Республикасы Дәүләт комитетынң юстиция эшләре буенча рәисе урынбасарлары И.В.Панкевич һәм А.Р.Солтанова да бар иде.

Визит кысаларында кунаклар Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча суд участокларын (ул.Агрономическая, 76) карадылар, андагы эш шартлары белән таныштылар.

Соңрак Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы А.Р.Шәвәлиева һәм делегация вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды, анда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итү;

түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлекне оештыру;

гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча дәүләт хезмәтләрен Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәй порталы аша электрон рәвештә күрсәтү;

гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу китапларын (акт китапларын) электрон формага күчерү буенча эшләрне оештыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International