Россия ЭЭМ Казан юридик институты курсантлары белән очрашу

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия ЭЭМ Казан юридик институтының югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты курсантлары һәм тыңлаучылары  белән очрашты.

Очрашу барышында дәүләт граждан хезмәтен узуга, Россия Федерациясендә дәүләт граждан хезмәте системасына, аны узу белән бәйле булган чикләүләр һәм тыюларга, дәүләт граждан хезмәткәренең хокукый статусына кагылышлы, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте системасында әйдәп баручы вазыйфаларга кадрлар резервы мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Факультет курсантлары һәм тыңлаучылары норматив хокукый актларга хокукый экспертиза ясау, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе арасында вәкаләтләрне бүлү, коррупциягә каршы тору, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасында ЭЭМ белән хезмәттәшлеге өлкәсенә караган сораулар бирделәр.

Очрашу ахырында алга таба хезмәттәшлек, шулай ук законлылыкны һәм гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен  тәэмин итү өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлек турында теләкләр җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International