2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Чистай муниципаль районына чыкты.
Район җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика адреслы программасы мәсьәләләре, шулай ук районда әлеге программаны гамәлгә ашырган чакта муниципаль хезмәткәрләр очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды.