2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан хезмәт законнары, җирне шәхси милек итеп теркәү, пай җирләренә салымнар түләү һәм башка мәсьәләләр буенча кергән мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.
Соңыннан район советы аппараты җитәкчесе Р.М.Галиев һәм районның җирле үзидарәләре органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү турында муниципаль программаны гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза ясау, муниципаль реестрны алып бару мәсьәләләре каралды.