Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан  сугышында җиңүнең 72 еллыгын билгеләп  узар алдыннан, “Россия Федерациясендә  түдәүсез юридик ярдәм турында”  Федераль закон, “Татарстан Республикасы  гражданнарына түләүсез юридик  ярдәм күрсәтү турында” Татарстан  Республикасы законын гамәлгә  ашыру кысаларында Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  тарафыннан 2017 елның 27 апрелендә Халыклар  дуслыгы йортында Бөек Ватан  сугышы ветераннарына һәм аларның  гаилә әгъзаларына түләүсез юридик  ярдәм күрсәтү оештырылды.

Чараларда Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе, Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча Баш медико-социаль экспертиза бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты”, “Казан шәһәре МБ БК торак сәясәте идарәсе” вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнаштылар.

Ветераннарны, нигездә, торак һәм мирас, социаль һәм пенсия белән тәэмин ителеш буенча законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да язма рәвештә һәм телдән хокукый консультация бирү, шулай ук хокукый характердагы документларны рәсмиләштерү рәешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International