Апрельдәге шимбә өмәсе

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, министрлык урнашкан бина тирәләрен җыештырып тәртипкә китерү өчен, традицион шимбә өмәсенә чыктылар.

Уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә министрлык урнашкан бина тирәләре чүп-чардан чистартылып, тәртипкә китерелде.

Җәмәгать судьялары утыра торган биналар тирәләрен җыештыруга шулай ук республика шәһәрләре һәм районнарының җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре дә чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International