Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көнендә”

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан традицион рәвештә уздырыла торган “Урман утырту көне” акциясенә кушылдылар.

Министрлыкның 16 хезмәткәре, министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә, “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Матюшино участок урманчылыгы урман фондында истәлекле полоса утыртуда катнаштылар.

Катнашучыларның барысы да, яшь ылыслы агачлар утыртып, урман байлыгын арттыруга үз өлешләрен керттеләр.

Акция урманнарны торгызу идеясен хуплауны, экологик тәрбия һәм урманнарда кешеләрнең үз-үзләрен тоту культурасына игътибар юнәлтүне күздә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International