Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Җиңү көне белән котлавы

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Җиңү көне белән котлавы

Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 нче еллыгы белән котлауны кабул итегез!

Бу бәйрәм Ватанга булган иксез-чиксез яратуны һәм тугрылыкны, халкыбызның батырлыгын һм геройлыгын чагылдыра.

Тылда фидәкарь хезмәт куючыларны, Ватаныбыз горурлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышкан якташларыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз.

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар һәм яңа үрләр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International