“Үлемсез полк” акциясендә катнашу

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

2017 елның 9 маенда Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  хезмәткәрләре үзләренең герой  туганнарының фотосурәтләрен тотып  “Үлемсез полк” сафларында үттеләр.

Күпмеңле акциядә катнашучылар Ирек мәйданы - Карл Маркс урамы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы – Меңъеллык мәйданы маршруты буенча йөрделәр.

Быел Казанда бу акциягә кушылырга 120 мең кеше теләк белдергән, аларның һәркайсы үз ветеранын – әтисен, бабасын, аларның батырлыгын хәтерли һәм алар белән горурлана. Геройлар  турындагы истәлекләр күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International