2017 елның 9 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова республиканың Тәтеш муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
Тәтештә министр традицион митингта катнашты. Район һәм шәһәр җитәкчеләре, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр эшчеләре, укучылар - барысы да бер рәттә Дан монументы янына - бәйрәм уздырылу урынына килделәр.
Район халкын һәм кунакларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Т.Сафиуллов котлады. Л.Ю.Глухова да, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән котлавын укып, чыгыш ясады.
Җыелганнар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Митинг ахырында, фронтовикларның сугышчан традицияләрен яшь буынга тапшыру символы буларак, кадетларның тантаналы маршы узды. Бу көнне сугыш чоры җырлары яңгырап торды, кыр кухнясы оештырылды, теләүчеләрне солдат боткасы һәм чәй белән сыйладылар.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларны хөрмәтләп, Лариса Юрьевна тәтешлеләр белән бер рәттә, Сталинград өчен барган бәрелештә 1942 елда һәлак булган бабасы исеме язылган тактаны күтәреп, “Үлемсез полк” акциясендә катнашты.
Моннан тыш, бәйрәм чаралары барышында Лариса Юрьевна Рәмис Хатыйп улы белән берлектә Зур Шимәк авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне Җиңү көне белән котладылар. Ветераннар адресына җылы сүзләр юлланды, аларга сәламәтлек белән озын гомер кичерүләрен теләделәр. Авыл мәктәбе укучылары ветераннарга багышлап концерт әзерләгән иде.
Җиңү көнендә Л.Ю.Глухова һәм Р.Т.Сафиуллов шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзерге кундә Пролей-Каша авылында яшәүче Якушкин Михаил Дмитриевич янында да булдылар. Кунаклар ветеранны бәйрәм белән котлап, аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Михаил Дмитриевич - Курск өчен барган сугышта катнашкан, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Ветеран совет армиясендә хезмәт иткән чаклары хатирәләре белән уртаклашты, сугыш елларындагы тормышы турында сөйләде.
Кече Әтрәс авылында министр Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга багышланган һәйкәл ачылышында катнашты.