Дәүләт программасы чаралары үтәлеше барышын тикшерү турында

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 11 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында  “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, Министрлык хезмәткәрләрендә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, коррупциягә каршы комиссияләр эшчәнлеге, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.

Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Л.Н.Тайбишева һәм коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Г.М.Сәлахова  белән фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International