Җиңел атлетика буенча ярышлар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

2017 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар.

Ярышлар Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында узды.

Җиңел атлетика буенча  4х100 метрга эстафетада Н.В.Рагозина, А.В.Воробьёв, И.М.Мингалимов, А.В.Назарова составындагы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 32 команда арасыннан 8 нче урынга лаек булды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International