2017 елның 22 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме Баулы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен өйрәнү эшен башлап җибәрде.
Алдарак, 2017 елның 19 маенда, районга чыгу чарасына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме әгъзаларының киңәшмәсе булган иде инде. Киңәшмәдә катнашучыларга министр урынбасары җентеклерәк өйрәнүне таләп итә торган юнәлешләргә игътибар юнәлтергә һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне өйрәнү барышында районның профилактика субъектларына методик ярдәм күрсәтергә кушты.
Эш төркеме эшенә нәтиҗәләр ясау, районның барлык профилактика субъектлары катнашында 24 майга планлаштырылган.