Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
|
Вазыйфаның исеме |
Структур бүлекчәнең исеме |
Квалификацион таләпләр |
|
“Тәэмин итүче белгечләр” категориясендәге әйдәп баручы төркем вазыйфалары |
||
|
әйдәп баручы белгеч |
җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге |
инженер-техник әзерлек юнәлеше буенча югары белем, дәүләт граждан хезмәтендә ким дигәндә бер ел стаж яки әзерлек юнәлешендәге белгечлек буенча ким дигәндә ике ел стаж булу |
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2017 елның 6 июненә кадәр) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.107, тел. 223-07-87
Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 26 июнендә (якынча) булачак.