2017 елның 24 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексындаэшләү буенча видеоконференцэлемтә режимында белем бирү семинары узды.
Семинарда төп докладчы буларак “КРОК” ЯАҖ техник ярдәм инженеры Е.В.Сергеев чыгыш ясады. Семинар эшендә шулай ук министрлык бүлекләре башлыклары - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати тәэмин итү вазыйфаларында булучы затлар А.Г.Сафин, Р.Р.Нәбиуллин, әйдәп баручы белгечләр Л.Р.Хәбибуллина, Д.А.Пилин, И.Р.Шәйхетдинов катнаштылар.
Семинарда суд эш башкарулары процессын автоматлаштыра торган “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, суд статистикасын алып бару өлешендә кыенлыклар һәм аларны чишү юллары, суд эшләрен теркәү турындагы мәсьәләләр каралды.
Семинарга нәтиҗәләр ясап Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшенең оештырылу ягына да кагылып узды.