2017 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “О реализации законодательства о мировой юстиции Республики Татарстан” темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Ш.Ш.Ягудин, рәис урынбасары Р.Г.Ногманов та катнашты.
Л.Ю.Глухова республикада эшләп килә торган, әлеге программа кысаларында министрлык тарафыннан җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, матди-техник һәм мәгълүмати тәэмин итү эшләре алып барыла торган, юстиция институтын ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән программа турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә куела торган таләпләр белән дә таныштырды.
Матбугат конференциясе барышында Л.Ю.Глухова журналистларның җәмәгать судьялары тарафыннан карала торган эшләрнең күләме һәм төрләре турында, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары турындагы сорауларына җавап бирде. Шулай ук эшнең күплеге, кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә күтәрелде