Кукмара шәһәр тибындагы поселогы шәһәргә әйләнде

2017 елның 26 мае, җомга

Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2017 елның 27 апрелендәге 23-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының үз көченә керүе сәбәпле Кукмара шәһәр тибындагы поселогы, халыкның тавыш бирүдәге ризалыгы белән, Кукмара шәһәре итеп үзгәртелде.

Моңа бәйле рәвештә Министрлык тарафыннан тиешле хокукый акт төзелде һәм ул 2017 елның 25 маенда Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде (“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасында административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрын раслау турында” 2014 елның 4 февралендәге 01-02/9  номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елның 11 маендагы 01-02/39 номерлы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International