5 нче эш төркеменең чираттагы утырышы узды

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 29 маенда Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында 5 нче эш төркеме җитәкчесе, Россия  Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт  Думасы депутаты  Р.К.Хөснуллин  җитәкчелегендә Татарстан Республикасы  икътисадына федераль бюджет  акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе  буенча эш төркеменең чираттагы  утырышы узды.

Утырышта эш төркеме әгъзалары һәм чакырылган затлар 2017 елда кураторлык ителә торган дәүләт һәм федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру буенча заявка бирелгән һәм расланган финанслау күләме турында, шулай ук 2018-2019 елларга федераль бюджеттан акчларны бүлү буенча заявка эше турында белдерделәр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча 5 нче эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган затларга республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International