2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында гражданнардан кергән балигъ булмаган бала яши торган торак йортны тартып алуга, ипотека буенча бурычны реструктурлаштыруга һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.
Кабул итү ахырында муниципаль район башлыгы А.В.Шадриков һәм районның җирле үзидарәләре органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча административ комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды