“Ел студенты - 2017” бүләкләү тантанасында

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 30 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалында студентлар арасында узган “Ел студенты - 2017” бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты.

Чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте.

Унҗиде номинациянең берсендә иң яхшысы булу хокукына фән, иҗтимагый тормыш, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнүче 150дән артык студент дәгъва белдергән иде.

Р.И.Заһидуллин катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм “Иң яхшы дебатер” номинациясендә җиңүчеләрне котлады. Бу номинациядә дипломнарга юридик факультет студенты Артем Герасимов һәм өзлексез белем бирү факультеты студенты Захар Гусев лаек булдылар.

Ел студенты - 2017 булып исә өзлексез белем бирү факультеты студенты Михаил Шуганов танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International