ТР Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2017 елның 2 июне, җомга

2017 елның 31 маенда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районына чыкты.

Төрле ведомстволар һәм министрлыклар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә,  хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләренә тикшерү уздырылды,  шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы үтәлеше дә өйрәнелде.

Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.С.Авдеев, районның профилактика субъектлары һәм эш төркеме әгъзалары катнашында киңәшмә уздырылды, табылган җитешсезлекләр һәм хокук бозу очраклары буенча фикер алышынды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International