“Иң яхшы муниципаль практика” конкурсы турында

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасында түбәндәге өч номинациядә “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы уздырыла:

 “Шәһәр төзелеше  сәясәте, халык тормышының уңайлы мохитен тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше”;

 

“Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә”;

 

“Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда  катнашуга) җәлеп итү”.

 

Конкурста конкурста катнашучылары түбәндәге категорияләр буенча бүленә торган  шәһәр округлары, авыл һәм шәһәр җирлекләре катнаша ала:

I категория – шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре;

II категория –  авыл җирлекләре.

 

“Муниципаль берәмлекләр халкы белән нәтиҗәле “кире элемтә”не тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны җирле үзидарәне башка формаларда гамәлгә ашыруга (гамәлгә ашыруда  катнашуга) җәлеп итү” номинациясе буенча заявкалар, номинация һәм конкурста катнашучылар категориясе күрсәтелеп, муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан имзаланган хатлар белән бергә, 25 майдан 15 июньгә кадәр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 27 маендагы 313 номерлы карары белән расланган  “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыру турындагы нигезләмә нигезендә  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенә тәкъдим ителәләр.

Элемтә өчен мәгълүматлар: 420111, Казан шәһ., Батурин ур., 7а йорт, телефон: 292-48-17, Фәррахова Лилия Илдус кызы, Мортазина Эльвира Насыйх кызы.

Конкурс заявкасы формасы, конкурска заявканы бәяләү методикасы һәм конкурска заявка презентациясен әзерләү буенча методик күрсәтмәләр “ Җирле үзидарә” бүлегендәге “Иң яхшы муниципаль практика” бөтенроссия конкурсының республика этабы” бүлекчәсендәурнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International