ТР Юстиция министрлыгы командасы йөзү буенча ярышларда катнашты

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

2017 елның 3 июнендә  “Буревестник” йөзү бассейны  базасында Татарстан Республикасы  дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы  кысаларында йөзү буенча ярышлар  узды.

Ярышлар ирекле стиль белән 4х50 эстафета формасында уздылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын ярышларда хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин, җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары В.И.Шакиров, мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.М.Мингалимов, җирле үзиарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы  А.В.Лохотской тәкъдим иттеләр.

Юстиция министрлыгы  командасы дистанцияне 2 мин. 47,10 секундта узды, гомумкоманда исәбендә алар 17 нче урында булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International