2017 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Ставрополь крае җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча идарә делегациясе вәкилләре булып китте.
Делегация составына башлыкның беренче урынбасары Ю.Н.Светашов, башлык урынбасары Г.А.Фенина, төзелеш, биналарны файдалану һәм матди-техник тәэмин ителеш бүлеге башлыгы В.А.Фомиченко, икътисад, финанс һәм контроль бүлеге башлыгы – баш бухгалтер Л.М.Хаменская кергән иде.
Кунакларга министрлык бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Очрашу барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова тарафыннан делегация вәкилләре белән киңәшмә уздырылды, анда дөнья юстициясе үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Катнашучылар җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина озатуында кунаклар Казан шәһәренең Вахитов һәм Авиатөзелеш районнары суд участокларын карадылар, андагы эш шартлары белән таныштылар.