Тәҗрибә уртаклашу

2017 елның 13 июне, сишәмбе

2017 елның 7-9 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча Кырым Республикасының Гаспра бистәсендә Кырым Республикасы Министрлар советы рәисе урынбасары - Кырым Республикасы Министрлар советы аппараты җитәкчесе Лариса Опанасюк җитәкчелегендә узган “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты.

Түгәрәк өстәл утырышында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең кадрлар тәэмин ителеше, программа-аппарат комплексларының эшчәнлеген камилләштерү, профессиональ белем бирүне һәм квалификация күтәрүне оешыру, суд участокларының иминлеген суд приставлары хезмәте белән берлектә тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Фикер алышуларда Санкт-Петербург җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча идарә башлыгы  Николай Прохорков, “Ленинград өлкәсе җәмәгать судьялары суд участокларын матди-техник тәэмин итү үзәге” Ленинград өлкәсе хокук тәртибе һәм иминлек комитеты дәүләт казан учреждениесе җитәкчесе Алексей Тепцов, Ставрополь шәһәре җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Иван Зровка катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International