2017 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру турында» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Чыгыш барышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан 2016 елга һәм 2017 елның I кварталына норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру нәтиҗәләре яктыртылды.