Тыва Республикасы делегациясе белән тәҗрибә алмашу

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм Тыва Республикасы Хөкүмәтләре арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе нигезендә, юстиция өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу максатыннан Тыва Республикасының Юстиция эшләре министрлыгының норматив актлар проектларына хокукый экспертиза һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару бүлеге башлыгы А.М.Щегонин Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына килде.

Визит кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында “түгәрәк өстәл” форматында очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International