Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында игълан

2017 елның 16 июне, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына һәм җәмәгать судялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

Булган вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга була.

Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2017 елның 4 июленә кадәр) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.107, тел. 223-07-87

Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 20 июлендә (якынча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International