2017 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында “Валда шинясь” (Кояш торгынлыгы көне) мордва мәдәнияте IV республика фестивалендә катнашты, район халкына һәм кунакларга нык сәламәтлек, иминлек теләп, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Бәйрәмне оештыручылар мордва халкының көнкүрешен, традицияләрен һәм мәдәниятен тәкъдим иттеләр.
Финалда республиканың һәм Россия төбәкләренең иҗат коллективлары чыгыш ясады.