2017 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин ачты. Татарстан парламенты башлыгы кулыннан Татарстан Республикасының 13 җәмәгать судьясы таныклыклар алдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И. Гилазов, Суд Департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Р.М. Рамазанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар катнаштылар.
Таныклыкларга ия булган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау, гаделлекне һәм законлылыкны торгызу эшендә принципиальрәк булуларын теләделәр.