Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Лариса Юрьевнага уртак эшчәнлек өчен зур рәхмәтләрен җиткереп, аңа алга таба зур уңышлар, Татарстан Республикасын чәчәк аттыру юнәлешендәге зур максатларга ирешүен теләп кала.