2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районы мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасында катнашты.
Министр чыгарылыш сыйныф укучыларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм аларга алда уңышларга ирешүләрен, максатларына барып җитүләрен теләде.
Быелгы уку елында мәктәпне биредә 99 укучы тәмамлады һәм аларның 16сы – медальләр белән.
Уку (белем, иҗат) процессына зур игътибар биргәннәре, БДИ имтиханнарында зур уңышларга ирешкәннәре өчен бары тик бишле билгеләре генә булган аттестатларга ия укучылар “Укуда аеруча зур уңышлары өчен” Россия медаленә һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы рәхмәтенә лаек булдылар.