Зәй муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 27 июне, сишәмбе

2017 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Зәй муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан кергән күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү, муниципаль берәмлекләр территорияләрен матурлау, җир кишәрлекләрен тартып алу белән бәйле югалтуларны каплау һәм башкалар турындагы мәрәҗәгатьләр каралды.

Кабул итү тәмамлангач М.М.Ибәтов муниципаль районның җирле үзидарәләре органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, киңәшмәдә муниципаль норма чыгару, муниципаль актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия эше мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International