Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин гражданнарны видео кабул итте

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин раслаган график нигезендә республиканың Актаныш, Әлки, Бөгелмә һәм Мөслим муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видео кабул итте.

Кабул итү барышында “Хезмәт ветераны” исемен алу, торакны түләүсез приватизацияләү сроклары, автомобильләрне газонга куйган өчен административ җаваплылыкка тарту, ОСАГО килешүен төзү, кредит килешүен төзегән чакта өстәмә комиссия алуның законлы булу-булмавы турындагы сораулар бирелде.

Барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International