2017 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эше, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәүләрен тикшерү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше мәсьәләләре каралды, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый базаның торышы, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары рәсми сайтлары бүлекләрен урнаштыру һәм аларның тиешле таләпләргә туры килүләренә бердәм таләпләрне раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары нигезендә Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тиешле таләпләргә туры килүенә мониторинг уздырылды