Дәүләт программалары чаралары үтәлешен планлы тикшерү

2017 елның 7 июле, җомга

2017 елның 5-6 июль көннәрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Ютазы муниципаль районнарында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында район башлыкларының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчеләре эше, “ышаныч телефоны” һәм “кайнар элемтә”ләр эше, коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе эше, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үз-үзләрен тоту таләпләрен үтәүләрен тикшерү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше мәсьәләләре каралды, максатчан төркемнәр арасында коррупция фактларына тармак тикшерүен үткәрү, әлеге районнарның рәсми сайтларының “коррупциягә каршы тору” бүлеген тутыруны оештыру, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International