2017 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Тәтешнең А.С.Ханжин исемендәге 1 нче УБМ” мәктәбе базасында урнашкан “Маленькая страна” һәм “Панама” мәктәп яны лагерьларын карады. Шулай ук ул Тәтеш шәһәренең “Стендка һәм пуля белән ату буенча республика махсус олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе” белем бирү үзәге филиалы каршындагы “Стендовик” спорт-сәламәтләндерү палатка лагеренда да булды.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х.Сафиуллов кунакларны лагерь һәм легерьда ял итүче балаларның тормыш-көнкүреш шартлары (ял итү корпуслары, туклану урыны, медицина пункты, хуҗалык корпуслары һәм башкалар) белән таныштырды.
Роспотребнадзор, Татарстан Республикасының ГТХ һәм ЭЭМ хезмәткәрләре белән берлектә лагерьларны карау барышында аларның торышы өйрәнелде, кадрлар белән тәэмин ителешкә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә, балаларны тукландыруны оештыруга, балаларның иминлегенә һәм территориянең матурлыгы мәсьәләләренә игътибар ителде