2017 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.
Тәтеш районы халкын котлап, Мөхәррәм Мансур улы аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау сүзләрен дә җиткерде.
Сабантуй ул тынычлык һәм яхшылык идеалларын гәүдәләндерә, үзендә халыкның гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен, туган җирнең һәм табигатьнең яңарган һәм яшәргән чактагы матурлыгын, юмартлыгын саклап тора. Гасырлар аша безнең көннәргә килеп җитеп, ул үзенең төп асылын – алар нинди генә яшьтә, милләттән һәм һөнәр иясе булмасын, республикада яшәүче бар халыкның бердәмлеген саклап калган.
Кунакларны иртәдән үк татар, рус, чуаш һәм мордва ишегаллары рәвешендә ясалган урыннарда әлеге халыклар вәкилләре каршылады, алар кунакларга үзләренең кием-салымнарын, ризыкларын, гореф-гадтләрен күрсәттеләр. Биредә осталар кулы белән эшләнгән әйберләр дә урын алган иде.
Бәйрәм мәйданында милли ярышлар, конкурслар, уеннар, артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары булды, шулай ук милли ризыклар сату урыннары-күргәзмәсе дә эшләде