2017 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утызынчы утырышы кысаларында “хөкүмәт сәгате”ндә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Чыгышта республикада формалаштырылган түләүсез юридик ярдәм системалары, аларда катнашучылар һәм эшчәнлек нәтиҗәләре, халыкны хокукый агарту, шулай ук әлеге өлкәдә ачыкланган кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары турындагы мәгълүматлар да яңгырады.
Түләүсез юридик ярдәм институтының үсеше, халыкны хокукый агарту механизмын системалаштыру Министрлыкның өстенлекле эш юнәлешләре булып калачак дип белдерелде