2017 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында уздырылган балалар сабантуен карады.
Бәйрәм кунакларын балалар иҗаты күргәзмәсе һәм рус, татар, чуаш, мордва халыклары тормыш-көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән таныштырдылар.
Уен мәйданында милли ярышлар, конкурслар, уеннар оештырылды, артистлар һәм иҗади коллективлар чыгышлары булды, милли көрәш ярышы уздырылды.
Теләгән кешеләр балчыктан төрле фигуралар һәм чүлмәкләр, милли курчаклар ясап карый алдылар