Гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

2017 елның 18 июлендәТатарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары М.М.Ибәтов расланган  график нигезендә Буа муниципаль  районында яшәүче гражданнарны  күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында алардан мирас, суд карарларын үтәү, мошенниклык юлы белән милеккә хуҗа булу, йортларны төзекләндерү, юлларда чикләү билгеләрен кую темаларына мөрәҗәгатьләр керде.

Гражданнарны кабул итү тәмамлангач  район башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев, район башкарма комитеты рәисе урынбасары С.Ф.Даутов, Буа районы прокуроры М.Р.Фаткуллин, районның юридик хезмәте башлыгы, кадрлар буенча төп белгеч һәм башка җаваплы хезмәткәрләр катнашында киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә муниципаль норма чыгару, муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасының гамәлгә ашырылуы, административ комиссия эше, коррупциягә каршы тору һәм башка мәсьәләләр каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International