2017 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш шәһәрендә РСФСРның атказанган тренеры С.С.Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча Россия Кубогының VII этабы ачылышында катнашты.
Министр ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм аларга уңышлар теләде.
Ярышларгада Россиянең барлык төбәкләреннән дә катнашучылар килгән. Ярышлар барышы турында катнашучыларга ярышларның төп судьясы, бөтенроссия категориясендәге судья В.И.Бородачев хәбәр итте.
Чара ахырында кунаклар мәктәпкә нигез салучы монументы янына чәчәкләр салдылар