Суд участоклары эшчәнлеге оештырылышын тикшерү

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Югары Суды һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Минзәлә суд районының 1 нче һәм 2 нче суд участоклары эшчәнлеген өйрәнде.

Эш барышында суд участогының 2016 ел өчен эшчәнлек күрсәткечләре: суд һәм архив эшен алып бару, суд карарлары, беркетмәләр һәм кергән башка документларның үз вакытында һәм сыйфатлы рәсмиләштерелүе өйрәнелде.

Гражданнарның суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүгә булган конституцион хокукларын киртәләрсез гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудыруга, гражданнарны кабул итү эшен оештыруга, суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышларына һәм эчке хезмәт бүленеше кагыйдәләренә аерым игътибар юнәлтелде.

Эшчәнлек нәтиҗәлелеген алга таба үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Минзәлә суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International