2017 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурслар үткәрелде.
Конкурста 14 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:
Сөләйманов Марсель Данил улы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына;
Комарова Анна Владимировна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Атабаева Гөлназ Ришат кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 8 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гарифуллина Миләүшә Миңнехан кызы Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Фалина Марина Николаевна Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хәлилова Гөлназ Айрат кызы Татарстан Республикасы Ютазы суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Васильева Лиана Таһир кызын Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары вазыйфаларының югары төркеменә караган вазыйфага кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г. Гатауллин катнаштылар.