Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында игълан

2017 елның 28 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга була.

Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2017 елның 17 августына кадәр) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.107, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 4 сентябрендә  (якынча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International