2017 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан пенсия, торак законнарына, җир кишәрлекләрен газлаштыру, гаражны, җир кишәрлеген милеккә күчерү һәм башкаларга караган мөрәҗәгатьләр керде.
Барлык сорауларга да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды